Арча шәһәрендә күргәзмә-дегустация оештырылды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның 21 февралендә Арча шәһәре Мәдәният йорты бинасы фойесында район территориясендә җитештерелә торган продукция күргәзмәсе-дегустация һәм Арча муниципаль районының чираттагы утырышы уздырылды.

Чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы И.Г.Нуриев, контрольлек итүче органнар җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Җирле товар җитештерүчегә үз товарларын халыкка танытырга ярдәм итү күргәзмәнең төп максатына әйләнде.  Әйтергә кирәк, мондый күргәзмә-дегустацияләр районда яшәүчеләр өчен генә түгел, бәлки сәүдә бизнесының товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлегенә юл ачу өчен дә менә дигән мөмкинлекләр тудыра.

Күргәзмә барышында теләгендә булган барча кеше җирле җитештерүчеләрнең товарлары белән танышуга, теге яки бу ризыкның тәмен татып карауга иреште. Ә ризыкның ассортименты искитмәле дәрәҗәдә бай иде! Бал дисеңме, сөт ризыклары, хәмерсез эчемлекләр һәм район территориясендә үстерелгән яшелчә дисеңме!.. Һәр предприятие үзенең стендын булдырып, җитештерелеп сатыла торган продукциясе турында мәгълүматларны халыкка ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International