Сатучы – кибеттә, ә сатып алучы – өендә мактар

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Кышның иң кызган чорында суыкта балык тотарга һәвәс булган бер ир-атка бәйле күңелсезрәк хәлгә тукталып үтәсе килә. Баксаң, үзе чыгып китүгә, палаткасын җил очырткан икән бу мескенкәйнең. Югыйсә аны җелекләргә үтәрдәй җил-суыктан саклану өмете белән сатып алган ул. Тик начар товарга тарыган, күрәмсең...

Әйе, сатып алганчы, һәр әйберне сайлап алуның үз нечкәлекләрен белеп тору кирәк шул. Балыкчыларның кирәк-ярагы базарында палаткаларның ниндиләре генә юк! Аларның бәясе дә – төрлесенеке төрлечә.

Иң элек кышын балык тоту өчен палатканың, чыннан да, кирәкме-юкмы икәнен төгәл генә билгеләү шарт. Гомерендә бер тапкыр балык тотарга җыенган кешегә аның кирәге шул ташка үлчми дәрәҗәсендә генә. Гәрчә палатканың файдасы зур булса да.

Моннан тыш палатканың нинди үлчәмдәгесенең кулайрак буласын билгеләү кирәк.

Үлчәме ягыннан бер, ике һәм өч урынлы платкалар була. Бер урынлысының диаметры 2 метрдан артмый, өч урынлысыныкы – 3 метрдан зуррак.
Палаткалар формасы ягыннан да төрлечә була.
 1) Куб рәвешендәгесе: өстенлекләре – мәйданы зур, иелмичә генә басып торырга була. Кимчелекләре – көчле җилдә очып китәргә мөмкин, “ишеге” дә кечкенә;
2) Автомат: өскә таба тараеп киткән гадәти палатканы хәтерләтә. Чагыштырмача очсыз, җыйнак. Аны санаулы мизгелләр эчендә җыеп сүтәргә була.
3) Зонт рәвешендә: монысының төзелеше җыелма зонтны хәтерләтә. Шуның нәтиҗәсендә, авырлыгы зур булмаса да, җирдә шактый ук тотрыклы “утыра”.  Кимчелекләре – кечкенәлеге (бер-ике урынлы палаткада гәүдәне турайтып басып булмый) һәм көчле җилгә каршы тора алмавы;
4) «Карповый» яки карпфишинг өчен: рәхәтләнеп берничә көн яшәү мөмкинлеге бирердәй иң тотрыклы һәм иң ышанычлы палатка. Җил-яңгырга, суыкка бирешми. Каркасына бик нык тент кидертелгән, җәйгелеккә бөҗәкләрдән саклану өчен сеткасы, кышкы чор өчен өстәмә япмасы бар. Мондый палаткаларның кайберләре хәтта җылы идән белән тәэмин ителгән. Тентының материалы: аны җитештерүдә асылда синтетик нык материаллар (нейлон, капрон, полиэстер һ.б.) кулланыла. Тукыманың ныклыгы 175тән 400 Т күрсәткеченә кадәр тәшкил итә: бу күрсәткеч никадәр зуррак булса, тукыма шуның кадәр ныграк. Материалның төп бурычы – уңайсыз һава шартларына һәм җил-давылга бирешмәү.

Кулланучыбыз әлеге нечкәлекләрне исәпкә алмаган. Сатучы киңәшен тыңлап, куб рәвешендәгесен сатып алып харап булган ул: мондый палатканың төп кимчелеге – көчле җилгә бик тиз бирешү.
 Ә менә безнең киңәш-табышларыбызның беркемне дә харап итмәсенә: ир-атларыбыз, әтиләр, абый-энеләребез һәм улларыбызга кышын балык тоту өчен палаткалар сайлап алуга ярдәм итәсенә ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International