Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-агарту эшчәнлеге семинарлар, очрашулар, лекцияләр үткәрүне, халык өчен төрле чараларда катнашуны үз эченә ала.
22 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының беренче курс студентлары белән очрашу – егет-кызларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп норматив-хокукый акт нигезләмәләре белән таныштыру чарасының чираттагысы үткәрелде.
Әлеге яшьләр көн саен куллану базарында кулланучылар сыйфатында төрле хокукый мөнәсәбәтләргә керү генә түгел, бәлки әле киләчәктә сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, җәмәгать туклануы өлкәсе предприятиеләренең менеджерлары һәм оештыручылары сафларына да кушылачак. Чөнки алар хәзерге вакытта “Оештыру һәм менеджмент” юнәлеше буенча һөнәр серләрен өйрәнә.
Студентлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке бзарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан ирештерелгән мәгълүматларны бик зур кызыксыну белән тыңлады. Шул ук вакытта К(П)ФУ администрациясе якын араларда вузның барлык беренче курслары төркемнәрендә мондый семинарлар үткәрергә тәкъдим итте.