Тәтеш районында – эшмәкәрләр өчен чара

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның 21 февралендә башкарма комитетның утырышлар залында Тәтеш муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Х.Сафиуллов эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Киңәшмәдә РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча №3 районара инспекциясе хезмәткәрләре, «ПФ «СКБ Контур» АҖ вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты катнашты.

Эшлекле сөйләшү барышында эшмәкәрлек өлкәсенең актуаль проблемаларына кагылып үтелде һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында», «Салым законындагы үзгәрешләр турында”, “Тере акча белән түләүләрне хәл иткәндә, шул исәптән алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен сатканда контроль-касса техникасын куллану турында” һ.б. мәсьәләләр каралды. Шулай ук алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләргә дә кагылып үтелде. Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга тулы җаваплар һәм файдалы киңәш-тәкъдимнәр ишетте. Гомумән, бик кирәкле, җылы әңгәмә булды.

Чарада теләгендә булган барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде, шулай ук буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International