Ит консервлары – кулланучылар арасында иң киң таралган, бигрәк тә туристлар һәм студентларны мөкиббән иткән ит ризыкларыннан берсе. Мондый консервлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының стандарт җыелмасына керә. Моннан тыш ит консервларын иң күп кулланучылар – “Госрезерв”, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү хезмәте баш идарәсе һ.б.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әлеге базарга тикшеренү үткәрде, шул исәптән мониторинг ясады һәм кулланучылар арасында сорашып-белешү оештырды. Сорашып белешү чарасында 1000нән артыграк респондент катнашты.
Узган елның сентябрендә республика сәүдә челтәрләрендә ит консервларына мониторинг үткәрү барышында сатудагы продукциянең шактый ук зур өлешенең техник шартлар буенча җитештерелүе һәм гадәттәге составыннан нык аерылып торуы билгеләнде. Асылда аларның барысының да атамалары «Тушенка говяжья» дигән чын ит консервы атамасына охшаш: «Тушенка Богатырская», «Тушенка для туриста», «Говядина особая», «Свинина деликатесная». Әмма продукциянең составы ягыннан бу атамаларның күбесе кулланучыларга дөресен “сөйләми”.
Кулланучыга сатудагы товар ассортиментының очына ничек чыгарга, теге яки бу продукцияне ничек дөрес сайлап алырга, ит консервларын сатып алганчы, иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә – дегустациядә әнә шундый сорауларга җаваплар табылачак.
Продукция сыйфатын компетентлы дегустация комиссиясе бәяләячәк. Аның составына профессиональ экспертлар, контрольлек итүче органнар, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүче предприятиеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә.
Дегустация үткәрүнең максаты – сатып алынган ит консервларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булу-булмавын бәяләү, иң яхшы җитештерүчене ачыклау, алынган нәтиҗәләр турында кулланучыларга җиткерү; шулай ук җитештерүчеләр һәм сатучыларның бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту буенча уртак тырышлыкларын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркыныч белән янамаган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.
Дегустация 28 февраль көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырыла.