2018 елның 1 февралендә 14 сәгать 30 минутта полиция хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең Горький урамында бер автомобильне туктаткан. Автомобиль багажнигын тикшергәндә, хәмер исе килеп торган сыекча тутырылган 2,5 л сыешлы өч савыт табылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының вәкаләтле заты әлеге факт буенча Россия Федерациясе законында күздә тотылган маркировкадан башка гына һәм (яки) мәгълүматлар күрсәтмичә генә алкогольле продукцияне әйләнештә йөрткән өчен РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча административ эш кузгатты. Экспертиза нәтиҗәләре әзер булгач, легаль булмаган хәмер хуҗасына карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылып, әлеге документ Зеленодол шәһәр судына карап тикшерүгә җибәреләчәк.