2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре документларсыз гына алкогольле продукция сату турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган мөрәҗәгать буенча кузгатылган адимнистратив тикшерү кысаларында Апас районының Сатмыш авылындагы кибетләрнең берсенә тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрнең дөрес булуы һәм бу хәлнең намуслы эшмәкәрне көндәшләренең кысу омтылышы гына түгеллеге ачыкланды. Кибеттә тиешле лицензиядән башка гына сатылган 6,75 л күләмендә хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Административ хокук бозу турында эш материаллары тиешле ведомствога – Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы буенча бүлегенә тапшырылды. Хәзер закон бозучыга штраф куркынычы яный. Ә инде “Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткән кешегә 2000 сум күләмендә матди ярдәм түләнәчәк.
«Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелгән тагын бер мөрәҗәгать Тәтеш районы Олы Тархан авылы кибетендә документларсыз гына сыра сатуга бәйле иде. 2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү кысаларында кибеткә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында товарны күпләп сатучылардан сатып алу фактын ЕГАИСта теркәмичә генә, җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган товарны озату документларыннан башка гына сыраны әйләнештә йөртү факты ачыкланды. Шул сәбәпле 42,71 л күләмендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра продуктларын) законсыз әйләнештән алырга туры килде. Хәзер закон бозучы административ җаваплылыкка тартылачак. Ә мөрәҗәгать итүче 2000 сум күләмендә матди ярдәм алачак.