2018 елның 27 февралендә Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә прокуратура, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге, “Татспиртпром” карамагындагы структуралар җитәкчеләре, алкогольле продукция сатучы сәүдә объектлары вәкилләре катнашында Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булып узды.
Көн тәртибенә бүгенге актуаль мәсьәләләр чыгарылды. Болар: 2018 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча хәмер продукциясен сату йомгаклары, 2018 елның 2 аенда ачыкланган закон бозу очраклары, авыл торак пунктларында күчмә сәүдә эше һәм авыл җирлекләрендә кибетләрнең ябылуына юл куймау.