Законны белмәү җаваплылыктан коткармый!

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Февраль башларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мобиль төркем составында Минзәлә шәһәрендәге кибетләрнең берсендә Татарстан Республикасы халык кулануы товарлары бәясе һәм ассортиментына мониторинг  үткәрү вакытында җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган товарны озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сату, шулай ук ЕГАИСта теркәмичә генә сыраны сатуга чыгару фактын ачыклады.

Нәтиҗәдә  барлыгы 30,4 литр күләмендә10 атамадагы сыра сатудан алынды. Эшмәкәр үзенең аңлатмасында, кибетне әле күптән түгел генә ачкан булуы сәбәпле, документларсыз һәм ЕГАИСта теркәмичә генә сыра сатарга ярамауны белмәвен һәм, гомумән, законның барлык нечкәлекләре белән таныш булмавын бәян иткән булып чыкты. Шулай итеп, закон бозучы РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлеше,  14.19 статьясы буенча беркетмәләр төзүгә чакырылды.

Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларның барлык фактлары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итеп булуын тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Хәбәрендә бәян ителгән факт ачыкланган очракта мөрәҗәгать итүченең матди бүләккә өметләнә алуын да искәртеп үтәбез.

Алкогольле продукция әйләнеше (ваклап сату) өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча контрольлек-инспекция эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International