Саба районы Түбән Шытсу авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү максатыннан даими рәвештә профилактик чаралар үткәреп килә.

2018 елның 27 февралендә  Саба муниципаль районының Түбән Шытсу авыл җирлегенә керүче Түбән Шытсу авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы БИ.Кадыйров Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И.Хәлилов катнашында гражданнарны кабул итү һәм җирлек хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Куллану базары өлкәсендә закон  һәм алкогольле, спиртлы продукция сату мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын үстерү кабул итүнең төп максатына әйләнде.

Авылда яшәүчеләр үзләрен борчыган күп кенә сорауларын биреп калырга ашыкты. Сораулар башлыча товарлар сатып алуга, сыйфатсыз товарны кире кайтару шартлары һәм срокларына кагылышлы булды.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе кысаларында әлеге сорауларның һәммәсенә тулы җаваплар ирештерде.

Чара барышында буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм кулланучылар өчен файдалы газета – «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International