Тукай районы буенча күчмә чара

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Тукай районы буенча күчмә чара оештырды. Шулай итеп, «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетләрендә һәм Яңа бистәдәге өч сәүдә объектында рейдлар булып узды. Белгечләребез алдына түбәндәге бурычлар куелган иде: алкогольле продукция бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг, шулай ук 162 төрдәге халык куллануы товарлары бәяләренә мониторинг ясау.

Моннан тыш ярлыкларда кулланучылар өчен татар телендә мәгълүматларның, җитештерелгән продукциянең инструкцияләре, этикетка, төрелмәләренең булу-булмавына мониторинг үткәрелде; куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, передприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән өйрәтү характерында очрашулар уздырылды.

Чаралар барышында сәүдә хезмәткәрләренең игътибары тагын бер кат сатуга чыгарылган товарларның бәя белешмәлекләрен дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурилыгына, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, тиз бозыла торган продуктларны саклау срокларына юнәлдерелде, социаль әһәмиятле товарлар төркеменә тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хаклары турында искәртеп үтелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International