2018 елның 2 аенда Менделеев районында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча мобиль төркем гамәлдәге законны бозуның 9 очрагын ачыклады.
Шәһәрнең сәүдә объектларыннан берсендә стационар булмаган сәүдә объектында хәмер продукциясен сатып ятулары билгеләнде. Объект хуҗасы, янәсе, тикшерү үткәрү вакытында гына моның закон нигезендә тыелганлыгын аңлаган ди...
Ике эшмәкәр товарны озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сатып яткан булып чыкты. Өстәвенә әле берсенең маркировкаланмаган (федераль махсус маркалары булмаган) хәмер сатуы да ачыкланды.
Шулай ук ЕГАИС системасында теркәмичә генә алкогольле продукция сатуның 3 факты, лицензиясез генә хәмер сатуның 1 факты һәм хосусый эшмәкәрнең сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату турында декларация тапшырмавының 1 факты билгеле булды.
Административ хокук бозу турында эшләр буенча барлык материаллар кирәкле чаралар күрү өчен тиешле ведомствога җибәрелде.