“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләрнең әлеге продукцияне ваклап сату күләме учетын алып барырга һәм декларацияләргә тиешлеге күздә тотылган.
Февраль аенда Әлмәт территориаль органы белгечләре Бөгелмә территориясендә РФ Хөкүмәтенең 09.08.2012 ел, №815 карары белән расланган Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнештә йөртү һәм (яки) куллану турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләренә (әлеге кагыйдәләрнең 15 пункты нигезендә, декларацияләр квартал саен, хисап кварталыннан соң килүче айның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча тапшырыла) №12 кушымта нигезендәге форма буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә 2017 елның 3 һәм 4 кварталы өчен сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуханы ваклап сату күләме турында электрон рәвештәге декларацияләрне билгеләнгән срокта тапшырмауның 2 фактын ачыклады.
Әлеге фактлар буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә җибәрелде.