Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Россия гадел хөкем дәүләт университетының Казан филиалы суд системасы өчен белгечләр әзерләү факультетының 3 курс студентлары белән очрашу үткәрде.
Чарада студентларга иң элек кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив-хокукый актлар турында мәгълүматлар ирештерелде, үз хокукларының санга сугылмавы очрагында кулланучыларның нинди хаталар җибәрүе тикшерелде. Бигрәк тә еш очрый торган хәлләр кулланучы, шулай ук сатучы (җитештерүче) күзлегеннән бәйнә-бәйнә каралды.
Булачак юристлар белән очрашуның икенче өлеше “сорау-җавап” рәвешендә узды. Егет-кызлар мәсьәләләрне карап тикшерү барышына актив төстә кушылып, проблемаларны хәл кылуның, сыйфатсыз товарлар буенча таләпләр куюның дөрес юлларын күрсәтте, төрле сораулар бирде.
Әңгәмә сәгать ярым дәвам итте. Студентлар мавыктыргыч, ә иң мөһиме – үзләре өчен үтә дә кирәкле семинар үткәргән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгеченә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде. Егет-кызларга яңа белемнәренең киләчәктә уңышлы эшләүләренә, тормышта үз урыннарын табуга ярдәм итәсенә ышанабыз.