Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Ә инде Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) әлеге көннең темасын билгели.
2018 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” («Making digital marketplaces fairer») девизы белән үткәрелә.
Шулай ук CI, 2017 елдагы кебек (узган елда бу көн “Санлы формат дәверендә кулланучылар хокуклары” («Consumer Rights in the Digital Age») дигән девиз белән үткән иде), электрон коммерция сегментында кулланучылар хокукларына игътибарны җәлеп итәргә өнди.
Бүген санлы технологияләр күп кенә хезмәт күрсәтүләр һәм продуктларның асылын үзгәртте, чөнки төрле программалар белән тәэмин ителгән куллану товарлары саны көннән-көн арта.
Бу җәһәттән, интернет-ресурслардан файдалану һәм алар аша товарлар сатып алу буенча нигезле карарларга килүе өчен, кулланучыларның төгәл һәм аңалешлы мәгълүматлар алу хокукына аерым игътибарны юнәлдерү кирәк. Кулланучыга товар җибәрү чылбырының һәр ноктасында һәм алга таба аннан файдалану срогында тәгаен кемнең җавап бирүен аңлау шарт.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында әлеге датага багышланган төрле чаралар үткәрә, кулланучылар өчен акцияләр: җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә куллану дегустацияләре, базарларда дежур торулар, кызыксынулы ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре, шулай ук җирле үзидарә органнары һәм кулланучыларның иҗтимагый берләшмәләре, хуҗалык итүче субъектлар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында консультация өстәлләре оештыра.