“Ябык” клуб, хәмер...

2018 елның 2 марты, җомга

2018 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Зеленодол шәһәрендә бер барга тикшерү үткәрде.

 “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган хәбәр бирегә килеп чыгуның сәбәбенә әйләнде. Тикшерү нәтиҗәләре шактый ук аянычлы булды: тиешле лицензиядән башка гына сатуга чыгарылган 66,5 л күләмендә хәмер әйләнештән алынды.

Шунысы кызык: бар “ябык” клуб рәвешендә эшләгән, ягъни үзенең клиентларыннан башка берәү дә бирегә якын килә алмаган. Ишегендә бернинди алтактасы да, җәмәгать туклануы предприятиесе икәнлеген күрсәтеп торган билгеләре дә юк. Бар эчендә видеокүзәтү системасы һәм бирегә керүне чикләүнең электрон системалары эшләп тора. Күрәсең, “ябык” клубка чит-ятларның беркайчан да килеп чыкканы булмаган. Шуңа күрә аларны көтмәгәннәр дә.

Хәзерге вакытта административ тикшерү кысаларында барның эшчәнлеген һәм анда хәмерне законсыз сатуны оештырган хуҗалык итүче субъектның кем икәнлеге билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International