Зәй муниципаль районында киңәшмә

2018 елның 2 марты, җомга

2018 елның 1 мартында Зәй муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков катнашында район территориясендә алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Чарага районның алкогольле продукция (сыраны кертеп) сату белән шөгыльләнүче барлык сәүдә объектлары директорлары чакырылды.

Киңәшмәдә хәмер базарындагы хәлләрне тотрыклыландыру һәм көндәшлекне үстерү мәсьәләләре, шулай ук спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртүне хокукый яктан җайга салу проблемалары каралды.

Моннан тыш киңәшмәдә катнашучылар кайберәүләр тарафыннан суррогат хәмер сыйфатында кулланыла торган “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне законсыз сату мәсьәләсен һәм гражданнарыбызның алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итү мөмкинлеген карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International