Ит консервлары дегустациясе турында

2018 елның 2 марты, җомга

Гражданнар арасында үткәрелгән сорашып-белешүләрдән ачыкланганча, ит консервларын сайлауга иң элек бәясе һәм сәүдә маркасы (җитештерүче атамасы) йогынты ясый. Респондентлар арасыннан 32%ының беренче чиратта – бәясенә, 31%ының – сәүдә маркасына игътибар итүләре билгеләнде. Өченче урында – товар төрелмәсе, кабы, савыты. Респондентларның 20%ы товар сайлаганда иң элек нәкъ менә шуңа карый булып чыкты.

Дегустациядә республиканың куллану базарында иң күп тәкъдим ителгән ит консервлары үрнәкләре бәяләнде. Конкурска чыгару өчен ГОСТ буенча эшләнгән 17 атамадагы продукция (мондый продукциягә составы, сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлык критерийлары буенча иң катгый таләпләр куела) сатып алынды.

Әлеге продукциянең сыйфатын лаборатория шартларында махсус тикшеренүләрдән башка гына объектив төстә бәяләп булмау сәбәпле, барлык үрнәкләргә дә башта «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениесе лабораториясендә сынаулар үткәрелде.

Дегустация үткәрү өчен Казан, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләренең зур супермаркетларыннан бер ГОСТ стандарты буенча җитештерелгән дуңгыз һәм сыер ите консервысының 17 үрнәге сатып алынды. Лаборатория тикшеренүләре барышында 5 үрнәкнең органолептик, физик-химик күрсәткечләре һәм составы буенча продукт этикеткасында игълан ителгән таләпләргә туры килмәве билгеләнде. Ә менә микробиологик күрсәткечләре ягыннан сатып алынган үрнәкләрнең берсендә дә читкә тайпылышлар ачыкланмады.

Дегустациягә барлык үрнәкләр дә җылытып тәкъдим ителде. Экспертлар тышкы рәвеше, шул исәптән итнең шулпасы, исе, итнең тәме һәм консистенциясе буенча консервларны бәяләде. Шулпаның тышкы рәвешенә карата килеп туган сораулар җәһәтеннән, җылыткач, шулпаның саргылт яки аксыл коңгырт төстә булырга тиешлеге, бераз гына болганчык булуының да рөхсәт ителүе искәртелде.  Ите таркалып китмәгән, чит-ят хуш исләре булмаган, исе һәм тәме нәкъ менә пешкән итнекенә хас булган консервлар үрнәкләре иң югары бәяләнде.

Ит консервларын сайлау буенча киңәшләр:

Иң беренче чиратта банканың төзеклегенә – кабармаган, яньчелмәгән, бәрелмәгән-сугылмаган булуына игътибар итәргә кирәк. Шуннан соң этикеткасында ризыкның составын бик игътибар белән укырга. Анда ит һәм майның нисбәте (процентларда), нинди рәвештә: суык килешме яисә җылытыпмы кулланырга кирәклеге, продуктның азык кыйммәте күрсәтелә. ГОСТ буенча эшләнгән тушенкада май нисбәте  17%тан артмаска, аксымы 15%тан кимрәк булмаска тиеш. Кайберәүләр, сатып алганчы, шулпасының күпме булуын чамалау өчен, тушенка банкасын селкетеп карыйлар. Болай гына тушенканың сыйфаты турында фикер йөртү бигүк дөрес түгел. Чөнки консервыдагы шулпа күләме җитештергәндә нинди итне кулланган булуга бәйле. Мәсәлән, малның җилкә өлешендә сеңерләре бик аз, шул ук вакытта аяк балтыры мускуллары зур күләмдә койкага әйләнердәй сок бүлеп чыгара. Моннан тыш консерв итендә май һәм сеңер 6%тан артмаска тиеш.  Ит пешкәндә кара төстәге сок бүлеп чыгара торган  тупас сеңерләрнең, кан тамырларының консервыга эләкмәве шарт.

Консервларның тәме продуктның нинди иттән – суытылган, әллә инде туңдырып эретелгән иттәнме ясалган булуына бәйле. Консервларны чил илләрдән кертелгән иттән һәм үзебездә җитештерелгән иттән ясыйлар. Әлбәттә инде, үзебезнең җитештерүчеләребез ите күпкә тәмлерәк һәм хуш ислерәк. Кызганычка, бүгенге шартлар шундый ки: күп кенә комбинатлар, үзләренең сую цехына ия булмаганлыктан, китерелгән ит белән эшли. Бу хәл, әлбәттә инде, консервланган ит тәменә йогынты ясамый кала алмый.

Экспертлар дегустациягә йомгак ясап, беренче урынны “Йошкар-Ола ит комбинаты” ЯАҖ продуктларына (дуңгыз итеннән дә, сыер итеннән дә ясалган тушенкалары иң югары бәяләнде) бирде. Беларусь Республикасыннан «Квинфуд» СООО һәм Калининград өлкәсеннән «Барс» ҖЧҖ (сыер ите) продуктлары консервлар арасыннан икенче урынга чыкты. Экспертлар  “Алабуга ит консервлары комбинаты” АҖ продуктын сыер ите консервлары буенча өченче урынга чыгарды. Беренче сортлы гына булуына карамастан, продукциянең югары сортлы күп кенә консервларны артта калдыруын әйтеп үтәргә кирәк. Ә инде Троицк шәһәренең  «Орелпродукт» АҖ ит консервы пешерелгән дуңгыз ите консервлары буенча өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International