2018 елның 2 мартында 10.00 сәгатьтә “Шәһри Казан” газетасы редакциясенең киңәшмәләр залында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды. Чараны “Шәһри Казан” газетасы редакциясе оештырды.
“Түгәрәк өстәл”гә экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре: инспекциянең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Мәхмүт кызы Арсланова һәм Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Тәлгат улы Шаһидуллин чакырылды.
Мәгълүм булганча, 2018 елда Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе электрон коммерция өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклауга бөтен игътибарын җәлеп итеп, “Санлы форматтагы базарны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девизны сайлап алды.
Газета редакциясендә үткәрелгән чарада хәзерге вакытта көн кадагына суга торган темалар: Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү, электрон коммерцияне хокукый җайга салу, сатып алучыларның интернеттан файдалану тәртибе үзгәрү кебек темалар каалды.
Газета укучылардан, дистанция ысулы белән сәүдә итүдән тыш, кибетләрдә, базарлар, сәүдә комплексларында куллану өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләргә кагалышлы күп кенә сораулар алынды:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үзләренә бирелгән һәр сорауга тулы, квалификацияле җаваплар ирештерде.
“Түгәрәк өстәл”не оештырган һәм үткәргән өчен “Шәһри Казан” редакциясенә җылы рәхмәтләребезне җиткерәбез!