2018 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек чаралары барышында Чистай районының Югары Кондрата авылында стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату фактын ачыклады.
Бу “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы таләпләрен бозу булып тора.
Шулай итеп, товарны җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган товарны озату документлары булмаган 82 литр күләмендә алкогольле продукцияне әйләнештән алырга туры килде.
Хәзерге вакытта законсыз эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектны билгеләү максатыннан административ тикшерү үткәрелә.