Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында «LADA 217030» машинасы салонын тикшергәндә составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган, этикеткалары, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаган 5 литр сыешлы полимер савытка тап булган.
Машина йөртүче – Спас районында яшәүче ир-ат аракыны әнисенә (янәсе, Казанда яшәүче бер туганы биреп җибәргән) тапшырырга тиеш булганлыгын аңлаткан.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.