Балтач районы җитештерүчеләре продукциясенә күргәзмә-презентация

2018 елның 13 марты, сишәмбе

2018 елның 7 мартында Балтач муниципаль районында Балтач районы җитештерүчеләре продукциясенә күргәзмә-презентация булып узды. Чараны Балтач муниципаль районы башкарма комитеты оештырды.

Чараның төп максаты җирле предприятиеләр-җитештерүчеләргә үзләренең продукциясе белән таныштыру мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт булды. Җирле җитештерүчеләрнең товарларына ихтыяҗ үсү һәм тулаем бизнес-климатны яхшырту исә күргәзмә-презентациянең төп нәтиҗәсенә әйләнергә тиеш.

Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүчеләргә һәм бистә кунакларына азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде.  Әйтик, “Хлеб” җитештерү берләшмәсе сатып алучылар хозурына икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын, колбаса, бастырма, прессланган ит, ысланган кош-корт ите, балык, татлы газлы суларны чыгарды. А.Сәмигуллинның күмәк фермер хуҗалыгы күргәзмәгә бал һәм бал продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. Дәүләтшиннарның күмәк фермер хуҗалыгы халыкны ат итеннән җитештерелгән ризыклары белән таныштырды. Болар – казылык, колбасалар, ысланган төрле ризыклар. Шулай ук сөт ризыклары да игътибардан читтә калмады. “Җәмәгать туклануы” җитештерү берләшмәсе тортлар, өчпочмак, пәрәмәч, төрле эчлекле бәлешләр, татарларның милли ризыгы – чәкчәк белән сөендерде. Ә инде “Балтач сөт комбинаты” ААҖ төрле сортлы сырларга дегустация үткәрде. Шулай ук атланмай һәм эремчек тә бар иде. С.Шакирҗанов күмәк фермер хуҗалыгы исә күргәзмәгә килүчеләрне тере чәчәкләр: 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә атап үстерелгән лаләләр күргәзмәсе белән  әсир итте.

 Чарага килгән барча халык җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән мәгълүмати стендларны зур кызыксыну белән карады, җитештерелә торган продукция белән якыннан торып танышты. Күргәзмә-презентациягә тәкъдим ителгән продукция төрлелеге, зәвыклы бизәлеше белән күзләрне иркәләде. Чара үткәрү барышында кулланучыларга берочтан җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималының табигыйлеге, искермәгән булуы аңлатылды, тиешле буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International