Күп функцияле үзәкнең Әтнә районы филиалында халыкка консультацияләр бирдек

2018 елның 13 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә ТР Күп функцияле үзәгенең Әтнә муниципаль районы филиалында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын аңлату йөзеннән кулланучылар өчен чираттагы чараны үткәрде.  Шулай итеп, халыкка сәүдә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү, түләүле медицина, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирелде, шулай ук товарларда (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар хокуклары турында сөйләп үтелде. Монанн тыш “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлекләренә кагылып үтелде.

Чара барышында мәгълүмати материал – белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тарату оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International