Ел саен үткәрелеп килә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләмәләрен аңлату һәм консультацияләр бирү йөзеннән “Гражданнарны кабул итү көне” (күчмә) үткәрелде. Чара тематикасы “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләдерик” девизына карап билгеләнде.
Шулай итеп, 2018 елның мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Арча муниципаль районының Иске Кырлай авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итүне оештырды.
Чарада барлыгы 7 кеше катнашты. Анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә конкрет хәлләр һәм гамәлдәге законны бозу мәсьәләләре каралды. Болар – финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге (кредит килешүләрен төзегәндә кирәкле мәгълүматларны ирештерү тәртибе, ссуда счетын алып барган өчен комиссияләр алып калуның ни дәрәҗәдә законлы булуы): элемтә хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге (элемтә операторлары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең түбән сыйфатлы булуы, лицевой счетлардан кирәкмәгәнгә акча тотып калу, килешүләрне бер яклы өзү һәм элемтә операторына претензияләр белдерү тәртибе); торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге (гомуми милеккә ремонт ясауга җаваплылык, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларның үсүе, исәпләгечләр урнаштыру һ.б.) мәсьәләләре.
Чара ахырында эшчәнлекнең төрле төрләре буенча файдалы мәгълүматлардан торган буклетлар өләшенде.