Кулланучылар хокукларын яклау көне – һәркем өчен бәйрәм

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне”нә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар белән очрашулар үткәрә. Очрашуларда билгеләп үтелә торган датаның тарихы турында мәгълүматлар ирештерелә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон мәсьәләләре аңлатыла.

Әнә шул традициягә тугры калып, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Казан шәһәре “Юность” Мәдәният йортында «Жизнелюб» клубы әгъзалары белән чираттагы очрашу уздырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне,  1983 елдан башлап, ел саен 15 мартта уздырыла. Ә 1994 елдан Россиядә дә үткәрелә башлады.

Традиция буенча, аның тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели. 2018 елда бу көн “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девиз белән уздырыла.

Әйе, куллану базарын санлаштыру көннән-көн киңәя: товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә онлайн заказ һәм түләү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү, мобиль элемтә һәм Интернет өчен онлайн түләүләр тормышыбызга торган саен күбрәк үтеп керә. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә интернет аша түләүне, уңайлы һәм тиз булуы сәбәпле, үз итәргә өлгерде инде. Мондый түләүләрнең халык арасында популярлыгы үсү халыкның финанс ягыннан аң-белемнәрен арттыруга, контактсыз карталар, мобиль түләү сервисларын тәкъдим итүче банклар саны ишәюгә ярдәм итә.

Очрашуга җыелган халыкка “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992  ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук Росия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997  ел, № 1025 карары белән расланган Көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды.

Белгечебез үзенең чыгышында шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтүдә һәм эшләр башкаруда кимчелекләр ачыкланганда Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш биреп, биредә хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм итүгә һәрвакыт әзер булып торуларын белдерде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу юлларын күрсәткән мәгълүматлардан гыйбарәт булган басма продукция таратылды.

Клуб әгъзалары – тормышта актив позициядә торучы, зур иҗат мөмкинлекләренә ия булучы, безгә уңай энергетика йоктыручы тарафдарлар ул. Шуңа күрәдер, бик җылы, дустанә аралашу килеп чыкты. Өлкәннәр үзләренә ирештерелгән файдалы мәгълүматлар өчен эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International