Лениногорск шәһәре Мәдәният йортында шәһәр һәм районның мәктәп укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе булып узды. Мәдәният йортында Лениногорск шәһәре Мәгариф идарәсе һәм “Лениногорск ш. халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” оештырган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре дә катнашты.
Ярминкәгә шәһәр һәм районның 9 мәгариф оешмасы җәлеп ителде. Болар:
- “Лениногорск политехника көллияте” ЛПК
- “Лениногорск нефть техникумы” ЛНТ
- “Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте” ЛМХПК
- Бөгелмә аграр көллияте
- Бөгелмә медицина училищесы
- “БСТК” “Бөгелмәт өзелеш-техник көллияте” ГАПОУ
- “Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы” АТЭТ
- А.Н.Туполев исемендәге КАИ
- Россия дәүләт гадел хөкем университеты.
Уку урыннары ярминкәсенең максаты Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре мәгариф учреждениеләре укучыларын урта һәм югары һөнәри белем белгечлекләре һәм һөнәрләр белән таныштырудан гыйбарәт булды.
Балаларның игътибарын иң элек эчтәлекле, матур бизәлешле баннерлар һәм стендлар, уку йортларына керү шартларын үз эченә алган өләшү материалы, буклетлар һәм белешмәлекләр җәлеп итте.
Шулай ук якынлашып килүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә (“Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девиз белән уздырылачак) багышланган “Түгәрәк өстәл” оештырылды. Аның барышында балаларга төрле буклет-брошюралар таратылды. Мәктәп укучылары һәм студентлар, үзләренә хас булганча, чарага карата бик зур кызыксыну күрсәтеп, барлык сорауларына җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.