2018 елның 14 мартында “Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зеленодол районы филиалындагы лекцияләр залында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклауга багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чарада “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол районындагы территориаль органы җитәкчесе Е.К. Агеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова, “Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зеленодол районындагы филиалы баш табибы вазыйфаларын башкаручы С.Ф.Батуева, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол районындагы территориаль органы консультанты Ю.В.Гыйбадуллина, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол районындагы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.В. Бердникова, Зеленодол муниципаль районының куллану базары бүлеге начальнигы урынбасары В.А.Агачев, “Зеленодол муниципаль районы “Яшел Үзән” инвестицияләр үзәге” АҖ җитәкчесе А.В.Соловьев катнашты. “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол районындагы территориаль органы белгечләре “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” 26.12.2008 ел, №294-ФЗ Федераль закон нигезендә башкарылган эшләр һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүгә кагылышлы килеп чыккан мәсьәләләр турында сөйләп үтте. Шулай ук 2018 елда Россиядә FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә районда кунакханә хезмәтләре күрсәтү буенча аңлату-агарту эшенең алып барылачагы искәртелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол районындагы территориаль органы белгеләре белән берлектә кулланучылар өчен үткәрелгән чаралар турында сөйләп үтте. Чарага җыелган халык контрольлек-инспекция чаралары үткәрелгәндә контрольлек органнары белән берлектә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бүген бик еш кына, 21 гасырның төп байлыгы – мәгълүмат, дигән фикерне ишетергә туры килә. Димәк, үз максатларына ирешү өчен кешеләргә елдан-ел күбрәк белергә кирәк, дигән сүз. Шуңа күрә кулланучылар өчен чаралар үткәргәндә, мәнфәгатьләрен яклау өчен, бер йодрыкка тупланып эшләү зарури.
Әлеге чараны үткәрү “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” Кече программасын-6 үтәү өчен бик файдалы булып чыкты.