2018 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча чаралар комплексын үткәрде.
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авылда яшәүчеләр белән очрашу оештырылды. Шул ук вакытта территориаль орган начальнигы үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте, җирле үзидарә органы белгечләре өчен өйрәтү характерында семинар оештырылды. Шуннан соң авылның күп функцияле үзәгендә кулланучылар өчен консультация өстәле, «Алып Хан» сәүдә йортында дежур тору үткәрелде. Халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан, гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм пенсионерлар өчен куллану белемнәре нигезләре буенча лекцияләр оештырылды.
2018 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девизы белән үтүе сәбәпле, белгечләребезнең барлык мәгълүмати материалы асылда әлеге темага кагылышлы булды. Интернет аша товарлар һәм хезмәтләр сатып алуда кулланучылар хокукларын аңлатуга аерым игътибар бирелде. Кулланучылар Интернет-технологияләрнең барлык спектрыннан файдалана белергә, челтәрдә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында мәгълүматлар табып, аларны дөрес бәяли белергә һәм Интернет-кибеттән товар сатып алганда шул белемнәреннән файдаланырга, шулай ук виртуаль янаулардан саклану күхнекмәләренә ия булырга тиеш.
Кулланучыларга, танышу, үз белемнәрен мөстәкыйль үстерү максатыннан, күп санлы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды. Моннан тыш көн темасы буенча халык арасында анкета чарасы үткәрелде.