14 мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә чаралар комплексын үткәрде. Иң элек Җәлил бистәсенең 1 нче мәктәбе укучылары өчен, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан һәм дә яшьләрнең онлайн-кибетләргә мөкиббән китүләреннән чыгып, “Интернет аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда ничек ялгышмаска?” дигән тема буенча чыгыш ясалды.
«Аквилон» сәүдә үзәгендә сәүдә вәкилләре өчен өйрәтү характерында чара үткәрелде. Максаты – хокукый культура формалаштыру буенча белемнәр һәм күнекмәләрнең кирәкле системасын булдыру. Сатучылар, үз чиратында, сәүдә өлкәсендә закон таләпләренә кагылышлы сораулар бирү мөмкинлегенә иреште.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре күптәнге изге традиция буенча Җәлил интернат-йортында өлкән яшьтәгеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны пропагандалау һәм аңлату буенча агарту эше үткәрде.
Куллану базарын үстерүгә җәмгыятьнең санлы форматтагы яшәешкә күчә баруы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен онлайн-түләү культурасы гына түгел, бәлки торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, мобиль элемтә һәм интернет өчен “автоплатеж” түләүләр культурасының барлыкка килүе дә йогынты ясый. Шуңа күрә әлеге теманың актуальлеге көннән-көн арта. Шулай итеп, тормышыбыз әкренләп кенә интерактив тормышка әйләнә бара. Өйдән чыкмыйча гына товарның бай ассортименты белән танышу, аның барлык функцияләрен өйрәнү, берничә товарны чагыштырып, кирәклесен сайлап алу, шундук түләп, товарның китереп бирүләрен көтеп яту бик уңайлы бит! Әмма мошенникларның Интернеттагы “кармагына”ничек эләкмәскә, “капчыктагы песи” булып чыкмыйча, күңелгә канәгатьлек хисе китергән товарны ничек сайлап алырга? Бу сорауларның һәммәсе дә әлеге очрашулар барышында карап тикшерелде. Гражданнар игътибарына товарны дистанция ысулы белән сатучының, зарурилык килеп туган очракта, товарны кире кайтару өчен адресын, шулай ук юридик адресын күрсәтелергә тиешлеге җиткерелде. Сатып алучыга, үзенә тиешлесен дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товар турында, шулай ук дистанция ысулы белән сатып алынган товарны кире кайтару сроклары турында тулы мәгълүматлар җиткерү зарури.
Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, аларның күбесенә, конкрет мисаллар китерелеп, шундук ачыклык кертелде. Чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.