2018 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды.
Көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – республика сәүдә объектларында сатыла торган, кулланучылар арасында популяр булган «Люкс» спиртыннан ясалган аракыларга ябык дегустация үткәрү мәсьәләсе кертелгән иде.
Дегустациягә республика һәм Россия җитештерүчеләренең 12 аракы үрнәге тәкъдим ителде.
Барлык үрнәкләр дә Казан шәһәренең сәүдә челтәреннән сатып алынды.
Тәкъдим ителгән үрнәкләрнең ваклап сату бәясе 0,5 л сыешлы бер шешә өчен 300 – 430 сум тәшкил итте.
Дегустация утырышында катнашучылар үрнәкләрне югары бәяләде.
Дегустация комиссиясе әгъзаларының бәяләү нәтиҗәләре буенча республикабызның сәүдә челтәрендә сыйфаты, шулай ук бәясе ягыннан да сатып алучы ихтыяҗын канәгатьләндерердәй аракы сатылуы турында нәтиҗә чыгарырга була.
Шулай да «Татспиртпром» АҖгә җитештерелә торган продукциясенең органолептик характеристикаларын яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.
|
№ п/п |
Атамасы
|
Җитештерүче |
Гомуми балл |
|
1. |
ПЯТЬ ОЗЕР |
"Омсквинпром" ҖЧҖ, Омск ш. |
9,46 |
|
2. |
РУССКИЙ СТАНДАРТ |
"Русский стандарт водка" ҖЧҖ, Санкт-Петербург ш. |
9,31 |
|
3. |
ЦАРЬ КЕДР |
"Татспиртпром" АҖ "Чистопольский ЛВЗ" филиалы |
9,11 |
|
4. |
БЕЛЕНЬКАЯ ЛЮКС |
"Георгиевский" ҖЧҖ, Краснознаменск ш. |
9,42 |
|
5. |
ПАРЛАМЕНТ |
"Парламент Продакшн" ҖЧҖ, Балашиха ш. |
9,46 |
|
6. |
ТАТАРСТАН |
"Татспиртпром" АҖ "Усадский ЛВЗ" филиалы |
9,19 |
|
7. |
ХАСКИ (HUSKY) |
"Омсквинпром" ҖЧҖ, Омск ш. |
9,32 |
|
8. |
СТОЛИЧНАЯ |
"Московский завод "Кристалл" АҖ, Мәскәү ш. |
9,08 |
|
9. |
ХАНСКАЯ |
"Татспиртпром" АҖ "Казанский ЛВЗ" филиалы |
9,15 |
|
10. |
ЗЕЛЕНАЯ МАРКА ТРАДИЦИОННАЯ |
"ЛВЗ "Топаз" АҖ, Пушкино ш. |
9,42 |
|
11. |
МЯГКОВ СЕРЕБРЯНАЯ |
"Георгиевский" ҖЧҖ, Краснознаменск ш. |
9,39 |
|
12. |
ТАЛКА |
"ЛВЗ "Топаз" АҖ, Пушкино ш. |
9,41 |