Шуны исегезгә төшермәкчебез: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2018 елның 22 мартында 10.00 сәгатьтә сувенир продукциясен сатучы оешмалар вәкилләре белән “FIFA Футбол буенча 21нче дөнья чемпионаты алдыннан Казан шәһәрендә сувенир продукциясе базары” дигән темага “Түгәрәк өстәл” уздыра (түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Һ.Такташ ур., 94 й.).
Чараның максаты – FIFA Футбол буенча 21нче дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрү чорында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларга юл куймау.
“Түгәрәк өстәл”дә хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре һәм белгечләр (оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр), иҗтимагый кулланучылар берләшмәләре, бәйсез экспертлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре башкарма кмитеты, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан ш. башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы вәкилләре һ.б. катнаша.
«Түгәрәк өстәл”дә катнашу өчен 2018 елның 20 мартына кадәр 277-94-96 телефоны аша чарада катнашуны раславыгызны сорыйбыз.
Элемтәгә керү өчен: тел.: (843) 277-94-96 – эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлфия Исмәгыйль кызы Чурсина.