Азнакай букмекерлары хәмергә тотынган

2018 елның 16 марты, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәре эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә закон нигезендә чикләнгән вакытта алкогольле продукция сату фактларын билгеләде. «Эридан Групп» ҖЧҖнең «Алия» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Тимирязев ур., 36) закон нигезендә тыелган иртәнге сәгатьләрдә «Старая Казань» аракысын; хосусый эшмәкәр Л.Г.Дәминовның «Тургай» кибетендә (адресы: Әлмәт ш., Төхвәтуллин ур.,  УТТ-1) сыра сатып җибәрелүе ачыкланды. Әлеге фактлар буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

Азнакай шәһәренең «Букмекерская контора»сында да бик җайлы гына акча эшләргә тотынганнар булып чыкты. Биредә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Азнакай шәһәре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату; товарны озату документларыннан башка гына сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактлары буенча законсыз эшчәнлеккә юлны япты; моннан тыш  1,5 литр сыешлы савытларга тутырылган спиртлы сыекчага тап булды. Шулай итеп, букмекерлардан барлыгы 177 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынды. Бу факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International