Сумка молниясендәге “собачка”ның ватылуы завод брагы булып торамы, сыйфатлы оек-оекбашны алыштырып һәм кире кайтарып буламы, завод төрелмәсендәге яки төргәктән кисеп сатылган ашъяулыкны кире кайтарырга мөмкинме? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе белгечләре эшмәкәкрләр һәм кулланучыларның әнә шундый четерекле, хәтта мәкерлерәк тә сорауларына җаваплар бирде.
Комплекслы чарада эшмәкәрләр, шулай ук кулланучылар да актив катнашты. Алар куллану базарына кагылышлы темалар буенча кызып-кызып фикер алышты.
Комплекслы чара, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклауга багышланган чаралар үткәрү кысаларында, «Тулпар» сәүдә-күргәзмә үзәгендә оештырылды.
Шулай ук автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләрнең шәһәрнең кибет киштәләрендәге икмәк-күмәч ризыкларының кайсына өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан анкета чарасы үткәрелде. Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр, ассортиментының бай булуы һәм продукциясенең тәмле булуы сәбәпле, «Челны-хлеб» ЯАҖгә күбрәк тавыш бирде, аерым алганда, «Семейный» һәм «Бородинский» икмәкләре билгеләп үтелде.
Чара ахырында барча халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм басма продукция өләшенде.