“Торып басарга, суд бара!” Суд утырышы секретаре суд процессы уенын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
2018 елның 15 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (һәр ел саен шушы көндә билгеләп үтелә) кысаларында, КИУ (ИЭУП) Түбән Кама филиалы суд утырышлары залында “Гражданлык эше буенча суд процессы” дигән темага чын суд тикшерүенә максималь дәрәҗәдә охшатып уйлап табылган интерактив уен үткәрелде. Әлеге чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге оештырды.
«Юриспруденция» юнәлеше буенча көндезге бүлектә укучы 2 курс студентлары үзләренә бүлеп бирелгән рольләр буенча суд процессында катнашырга әзерләнде: дәлилләр базасын булдырды, үзләренең процессуаль хокуклары һәм бурычларыннан чыгып, кирәкле процессуаль гамәлләр кылды. Эшлекле уенда экспертлар сыйфатында юридик факультет деканы Н.Р.Борисова, КИУ Түбән Кама филиалы доценты сәяси фәннәр кандидаты Г.Ю. Носаненко, “Түбән Кама ш. кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы президенты Т.В.Ульянова катнашты. Егет-кызлар залга җыелган халык (алар арасында юридик факультет студентлары гына түгел, укытучылар да бар иде) алдында чынбарлыктагы мисал нигезендәге ачык суд утырышында, район судында, суд тикшерүен уйнады: судта “Дистанция ысулы белән сатып алынган кимчелекле товар бәясен түләтү турында” эш тыңланды.
Эш судья, суд утырышы секретаре, якларның ышанычнамә буенча эш итүче ике вәкиле катнашында карап тикшерелде. Суд утырышы барышында эксперт аңлатмалары һәм шахит күрсәтмәләре тыңланды. Эшлекле уен гамәлдәге процессуаль хокук нормалары нигезендә үткәрелде.
Эшлекле уенда катнашучылар әлеге чарага бик тә намуслы карап, үзләренең белемен генә түгел, бәлки әле югарыда дәрәҗәдә актерлык осталыгына ия булуларын һәм иҗади сәләтләрен дә күрсәтте.
Суд процессы уены тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, КИУ Түбән Кама филиалы директоры Илсөя Хәмәт кызы Мезикова әлеге проектны әзерләү һәм үткәрүдә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре ирештерде. “Һәрбер кулланучы үз хокукларын белергә тиеш. Кулланучыларның һәркайсы үз хокукларын бүгенге процесстагы кебек яклый алса, товар җитештерүчеләр үзләренең эшенә җаваплырак карар иде”, – дип тә өстәде ул.
Шул ук көнне белгечләребез “Идел буе федераль округының Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы” дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе кадетлары белән очрашу оештырды. Укучыларга, тормыштан үрнәкләр китереп, кулланучыларның төп хокуклары, хуҗалык иүче субъектлар исеменә таләпләр кую тәртибе аңлатылды.
Гомумән, укучыларда практик эш һәм үз күнекмәләрен куллану мөмкинлеге бик зур кызыксыну тудыра. Шуңа күрә материалны ничегрәк үзләштерүләрен тикшерү өчен уен рәвешендә “имтихан” оештырылды. Аның барышында балалар материалны яхшы гына үзләштерүләрен күрсәтте. Әңгәмә ахырында, материалны тагын да ныграк истә калдырсыннар өчен, укучыларга өйрәнелгән тема буенча мультфильмнар күрсәтелде.