Чүпрәле районында дегустация узды

2018 елның 16 марты, җомга

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели. Быел ул “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девиз белән уздырыла.

2018 елның 14 мартында Чүпрәле районы Мәдәният йорты бинасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең 2017 елдагы эшенә йомгак ясалды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы белгече Г.Х.Йосыпова хосусый эшмәкәр Н.Ф.Мөшәрәфов җитештергән 1нче сортлы оннан икмәк, продукция дегустациясен оештырды. Әлеге хосусый эшмәкәр менә инде 10 елдан артыграк вакыт дәвамында икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын җитештерү белән шөгыльләнә, 2013 елда  производствосын киңәйтеп, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, токмач кебек татар милли ризыкларын да әзерләүгә керешкән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слетында катнашучылар үзләренә тәкъдим ителгән кулинария продукциясенең тәмен татып, үз тәкъдимнәрен ирештерү мөмкинлеге дә алды. Чүпрәле районында шулай ук сөт ризыклары, икмәк, кондитер әйберләре һәм яшелчә җитештерелә. Кулинария ризыклары  “Чүпрәле элеваторы” предприятиесенең югары сортлы оныннан, 1 нче сортлы икмәк – үзенә бер үзенчәлекләргә ия булган 1 нче сортлы оннан пешерелә. Әлеге предприятие “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында ел саен “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” дигән конкурста катнашып килә. 2016 елда үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча икмәк пешерү өчен югары һәм беренче сортлы бодай оны 1 дәрәҗә дипломга лаек булган.

 Чарада өлкән буын вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табышлар да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International