Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре территориаль орган карамагындагы Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодол, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Тәтеш районнарында алкогольле продукция сату вакытына, шартлары һәм урыннарына карата чикләүләргә мониторинг үткәреп килә. Узган атнада мониторинг барышында кафеда савытын ачмаган килеш кенә алкогольле продукция сатуның 1 очрагы (Югары Ослан районы), алкогольле продукцияне сату вакытын санга сукмауның – 2 (Зеленодол һәм Кайбыч районнарында), һәм, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, көмешкә сатуның 1 очрагы (Зеленодол ш.) ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез: «Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү” порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” бүлегендә республикабызда яшәүчеләр өчен алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турында мәгълүматлар урнаштырырга мөмкин. Шунысы да бар: закон бозу факты турында мәгълүматны шуны җибәргән кеше һәм модератор гына укый ала. Мәгълүмат расланган очракта мөрәҗәгать итүчегә 1 меңнән 3000 сумга кадәр күләмдә акча түләнә.