“Кулланучылар хокукларын яклау көне”н уздыру буенча эшләр тәмамланып килә. Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәмнең ел саен үткәрелүен дә искәртеп үтик. 2018 елдагы девизы – “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик”.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре бәйрәмне үткәрү максатыннан Актаныш муниципаль районында булып кайтты.
2018 елның 14 мартында Актаныш авылының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган очрашуда балалар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының төп статьялары белән таныштырылды, шулай ук законның “Товарны дистанция ысулы белән сату” 26.1 статьясы тәфсилләп аңлатылды. Укучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшчәнлеге, тәмәке тарту һәм аракы эчүнең зыяны турында видеороликлар күрсәтелде. Моннан тыш балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасы, 2017 елда узган олимпиада йомгаклары турында сөйләп үтелде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре укучылар һәм педагогларның кулланучылар хокукларын яклауга бәйле барлык сорауларына квалификацияле, тулы җаваплар бирде.
Укучыларның һәммәсенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар таратылды, истәлеккә фотосурәткә төшү оештырылды.
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры А.Гыймадиев белем алуга карата кызыксыну уятырлык мондый чараларны үткәргән өчен, республика олимпиадасына әзерләнүгә һәм 2017 елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына әлеге олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм иткән өчен белгечләребезгә рәхмәт әйтеп, алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.