“Халык контроле”нә закон бозу турында хәбәр ит – акчалы булырсың

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә закон нигезендә чикләнгән вакытта, тәгаенләп әйткәндә, 22.00 сәгатьтән соң алкогольле продукция сатуның 3 фактын билгеләде.

«Пиво-Даром» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Герцен ур., 80 й.) алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, 1,5л  сыешлы 1 шешә «Хитрый Чех» сырасын сатып җибәрү факты ачыкланды.

“Гүзәл” кибетендә (Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 51б й.)  алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, 0,5л сыешлы 2 шешә «Жатецкий гусь» сырасын сату билгеләнде.

Тагын бер «Пиво-Даром» кибетендә (адресы: Әлмәт ш., Заслонов ур., 1 й.) 1 л сыешлы 1 шешә «Бархатное» сырасын сату факты мәгълүм булды.

Әлеге фактлар буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

Закон нигезендә чикләнгән вакытта алкогольле продукция сатучы объектлар турында Әлмәт шәһәрендә яшәүче гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы порталына җибәрелгән хәбәрләре аша мәгълүм булуын да искәртеп үтәргә кирәк.  Бу хәбәрләрне ирештергән гражданнарга  1000әр сум күләмендә акча түләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International