Бүләккә – медаль

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

2018 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үткәргән атналык оператив киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының элекке җитәкчесе Сәлахиев Әсхәт Әфтах улы күп еллык нәтиҗәле хезмәте, тел-теш тидергесез хезмәт эшчәнлеге, шулай ук сатудагы алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контрольлеген тәэмин итүгә үзеннән зур өлеш кертүе өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомство бүләге – “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мактаулы хезмәткәре” медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International