Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Ленин бакчасында “Кемерово, без синең белән” дип язылган баннерга чәчәкләр салды.
Кайгы беркайчан да синеке-минеке генә була алмый. Ул – уртак. Кемероводагы фаҗига безнең барыбызны да тетрәндерде, күңелләребезгә шом салды.
Россия Президенты Указы нигезендә 2018 елның 28 марты һәлак булганнар истәлегенә кайгы көне буларак игълан ителде.