2018 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Яңа Чишмә авылының Ленин урамында «ВАЗ-111830» маркалы машина салонын тикшергәндә составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган, этикеткасы, маркировкасы булмаган 5 литрлы бер полимер савытка юлыккан. Машине йөртүче товарны озату документларын да күрсәтә алмаган.
Продукция хуҗасы – Яңа Чишмә районында яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында бәян иткәнчә, янәсе, йөртергә җайлы булсын өчен, ул 0,5әр литрлы 10 пыяла шешәдәге аракыны бер полимер шешәгә тутырган. Әмма моның ни өчен шуның кадәр “җайлы” булуын гына аңлатып бирә алмаган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.