Әгерҗе районында чаралар узды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елның апрелендә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районында комплекслы чара уздырды.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында” ТР Министрлар Кабинетының 25 сентябрь, 2017 ел, № 715 карары нигезендә, Әгерҗе шәһәренең «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 162 атамадагы продукция бәясенә мониторинг үткәрде. «Магнит»та  кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация уздырылды. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча тулы җаваплар бирелде.

Әгерҗе  РайПосының 18 нче кибетендә социаль әһәмиятле азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг үткәрелеп, исемлеккә кертелгән социаль әһәмиятле азык-төлекнең тулы ассортименты тәкъдим ителүе, бәяләрне арттыруның күзәтелмәве ачыкланды.

Шулай ук «Табыш» ҖЧҖнең «Табыш» сәүдә үзәгендә 24 атамадагы продукт бәясенә, Әгерҗе шәһәре ваклап сату челтәрендә «Пивоварня Москва Эфес» ЯАҖ һәм “Болгар сырасы” ААҖ җитештергән сыраның тәкъдим ителүенә мониторинг үткәрелде.

Әгерҗе муниципаль районында «Алкоторг» ҖЧҖнең алкогольле продукциясенең тәкъдим ителүенә мониторинг барышында әлеге продукция белән тәэмин итүдә теге яки бу кимчелекләр ачыкланмады.

Бүлек хезмәткәрләре “Әгерҗе” сәүдә комплексында сатып алучылар өчен “Түгәрәк өстәл” оештырды. Шулай итеп, биредә сатып алучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992  ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары нигезендә расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре белән таныштырылды.

Ике кулланучыга «МТС» кәрәзле элемтә салоны җитәкчесенә карата претензия хаты проектын тутыруга ярдәм ителде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән “Интернет аша товарлар сатып алу. Кулланучыга белешмәлек”, “Өлешкә кереп төзүдә үзеңә зыян китермәслек итеп катнашу” дигән буклетлар өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International