2018 елның 11 апрелендә Питрәч районында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары А.В.Хәбибуллин рәислегендә районда хәмер базарының торышы буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы И.Г.Бикчәнтәев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова катнашты. Шулай ук алкогольле продукция (сыраны кертеп) сату белән шөгыльләнүче оешмалар җитәкчеләре чакырылды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды: легаль хәмер продукциясен сату, легаль булмаган хәмер сату фактларын ачыклау; 2018 елның 3 айлык йомгаклары буенча сату күләме, алкогольле продукцияне ваклап сату челтәренә күпләп җибәрүдәге проблемалар һ.б.
Шулай ук җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелгәндә хәмер сатуны маркасы буенча учетка алу мәсьәләсе аңлатылды. «Прогресс» компаниясе вәкилләре ЕГАИСта эшләүнең техник ягы турында тәфсилләп сөйләде.
Моннан тыш киңәшмәдә катнашучылар кайберәүләр тарафыннан суррогат хәмер сыйфатында кулланыла торган “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сату һәм район халкын “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.