2018 елның 12 апрелендә Балык Бистәсе муниципаль районының Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы И.Р.Таҗетдинов, шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе табиб-наркологы катнашты.
Комиссия Балык Бистәсенең хәмер базарына бәйле түбәндәге мәсьәләләрне карады:
- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларга карата кулланыла торган чаралар турында;
- исерек хәлдә кылынган җинаятьләр турында;
- “2017-2020 елларга Балык Бистәсе муниципаль районында алкогольле продукцияне чамасыз куллану колачын киметү һәм эчкечелекне кисәтү” муниципаль программасын тормышка ашыруның барышы турында;
Утырыш барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды һәм алга таба бурычлар билгеләнде.