Халыкның хәбәрдарлыгын үстерү

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Кызганычка, куллану базарында закон бозуларның күпчелеге гражданнарыбызның үз хокукларын белмәүләренә һәм аларны яклау ысулларын күз алдына да китерә алмауларына бәйле.  Ә бит бүген теләсә кайсыбыз тупаслык, оятсызлык очракларына тап булырга, саклау вакыты чыккан, сыйфатсыз, килешү шартларына туры килмәгән товарлар сатып алырга мөмкин ләбаса.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ай саен гражданнарны кабул итү үткәрә. Мондый чараларда халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча телдән консультацияләр бирелә. 2018 елның 11 апрелендә Саба муниципаль районының Икшермә авылында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү оештырды. Чараның максаты авылда яшәүчеләрне куллану базары өлкәсендәге законнарга күбрәк төшендерү,  аларны куллану базарында килеп чыгу ихтималы булган хәлләрдән чыгу  өчен кирәкле күнекмәләргә өйрәтүдән гыйбарәт булды.

Кабул итү барышында гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Чара барышында кулланучылар өчен мәгълүматлар һәм территориаль орган реквизитлары урын алган буклетлар таратылды.

Авыл халкы үткәрелгән чарадан канәгать калып, файдалы киңәш-табышлары өчен белгечләребезгә рәхмәтләр укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International