Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр тибындагы бистәсенә эшлекле сәфәр кылды

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр тибындагы бистәсенә эшлекле сәфәр кылды. Җитәкчебезнең эшлекле сәфәре программасы вакыйгаларга бик бай булды: ул Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы белән очрашты, сәүдә объектларында булды, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышын уздырды, гражданнарны кабул итте.

Җәүдәт Йосыф улы үзенең эшлекле сәфәрен район территориясендә урнашкан берничә сәүдә объекты, шул исәптән зур сәүдә челтәрләре белән танышудан башлап җибәрде. Шул ук вакытта ул республика җитештерүчеләренең товары ассортиментына һәм бәяләргә аерым игътибарын юнәлтте. Моннан тыш сатучылар һәм сатып алучылар белән озак кына аралашу җаен да тапты.

Ә инде алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм  мондый очракларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район башкарма комитеты аппараты вәкиле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция начальнигы И.Ф.Җиһаншин, РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча районнара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Р.З.Гыйлаҗева,  Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлеге начальнигы Р.Р.Шәймөхәммәтов, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Балтач, Биектау, Әтнә районнарындагы җирле бүлеге начальнигы Э.В.Салкова, Татарстан Республикасы Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы Н.Р.Гайнанов, “Балтач район үзәк хастаханәсе” ГАУЗ баш табибы Г.Д.Дәүлиев, 18 җирлек башлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле катнашты.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

- 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Балтач муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату һәм хәмер базарының торышы турында;

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының Балтач районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү өлкәсендәге эшчәнлегенә анализ;

- алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган закон бозу очраклары турында хисап;

- хәмердән агуланулар һәм эчкечелеккә каршы көрәш чаралары турында хисап.

Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Илшат Солтан улы Галимуллин  чыгыш ясады. Ул чарага җыелган халыкны шәһәр һәм авылларда хәмер продукциясен сатуның торышы, җирлекләрдә җан башына хәмер продукциясен куллануның уртача күләме белән таныштырды. Моннан тыш ул Балтач районында хәмер продукциясен сатуның торышы турында сөйләп үтте.

Көн тәртибенә кертелгән икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова чыгыш ясады. Ул Балтач районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү өлкәсендәге эшкә ясалган анализ йомгаклары белән таныштырды. Көн тәртибенә кертелгән өченче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция начальнигы И.Ф.Җиһаншин  чыгыш ясады. Ул  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән башкарылган уртак эш, сәүдә объектларында һәм шәхси хуҗалыкларда алкогольле продукцияне законсыз сату, закон нигезендә чикләнгән вакытта алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактларын ачыклауга юнәлдерелгән оператив-профилактик чаралар турында тәфсилләп сөйләде.

Ә инде дүртенче мәсьәлә буенча Балтач районы үзәк хастаханәсе баш табибы Г.Д.Дәүлиев чыгышы тыңланды. Баш табиб залда утыручы халыкны суррогат хәмердән агулану статистикасы һәм агулану очракларының аянычлы нәтиҗәләре, үлем-җитем очраклары белән таныштырып үтте. Чыгышта балалар һәм үсмерләр арасында хәмер куллануга каршы кампаниянең, хәмер куллануны кисәтү чаралары үткәрүнең, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауның мөһимлегенә күрсәтеп үтелде.

Йомгаклау сүзе белән Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактларын ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. Моннан тыш ул “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча юл картасы”нда һәм “Сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә дәүләт контрольлеген тәэмин итү буенча юл картасы”нда күздә тотылган чараларны үтәү буенча муниципаль хакимият, контрольлек һәм хокук саклау органнары белән уртак эшне дәвам итү зарурилыгын басым ясап әйтте. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе шулай ук эчкечелекне кисәтү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, легаль булмаган хәмер продукциясенең таралуын булдырмый калуга юнәлдерелгән чараларның мөһимлеген искәртте. Берочтан ЕГАИС системасын гамәлгә кертү, “Халык контроле” системасын эшләтү, алкогольле продукцияне сату өлкәсендә закондагы үзгәрешләр турында  да сөйләп үтелде. Җитәкче республикабызда яшәүчеләрнең сәламәт тормыш рәвешен алып баруының зарурилыгын тагын бер кат билгеләп үтте.

Утырыш йомгаклары буенча Балтач районы куллану базарын алга таба үстерүгә  һәм легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактларына юл куймауга бәйле карарлар кабул ителде.

Күчмә чара барышында Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Балтач районы гражданнарын кабул итте. Халыкны асылда алкогольле продукция һәм сыра сатуга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга да квалификацияле, тулы җаваплар һәм киңәш-тәкъдимнәр бирелде.

Чара конструктив рухта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International