23 май көнне Әлки районының Базарлы Матак авылында кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” булып узды. Чарада район эшмәкәрләре генә түгел, бәлки әле Әлки муниципаль районы хакимияте башлыгы, башкарма комитет, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары вәкилләре, банк хезмәткәрләре дә катнашты.
Чара башында район хакимияте башлыгы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Шуннан соң бизнес өчен актуаль мәсьәләләр, шул исәптән онлайн-кассаларның яңа этабына күчү, хәмер базарындагы вәзгыять, банк продуктлары, эшмәкәрлекне үстерүгә комачаулык итүче хәлләр, үсешне тоткарлаучы факторлар буенча фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы С.В.Саломеева җирлекләр буенча алкогольле продукция сатуга анализ ясап кына калмады, бәлки әле хуҗалык итүче субъектлар игътибарын контрольлек-инспекция эшчәнлеге барышында ачыкланган бозуларга да юнәлтте. Шуннан соң хуҗалык итүче субъектларның республикада җитештерелә торган алкогольле продукцияне сатуның кимүенә йогынты ясау сәбәпләре турында фикерен тыңлады.
Чара азагында төрле хезмәтләр вәкилләре хуҗалык итүче субъектларның сорауларына җаваплар бирде.