Ел саен 26 май көнне Бөтенроссия эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Территория роста” коворкинг-үзәгендә хөкүмәт, күзәтчелек һәм контрольлек органнары, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды. Анда 50ләп кеше катнашты. Чараны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү секторы оештырды. Очрашуга шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә чакырылды.
Әйтергә кирәк, эшмәкәрләрнең төрле структуралар вәкилләре белән очрашулары инде традициягә әйләнде. Эшлекле аралашу форматында бәхәсле мәсьәләләрнең чишелешен табу, киңәш-табышлар алу, шулай ук тәҗрибә уртаклашу күпкә җиңел чөнки.
Кешенең эшендә төрле бюрократик киртәләр гомер-гомергә төп киртә булып тора һәм хәзер дә шулай. Кайвакыт теге яки бу проблеманы хәл кылу өчен көннәр генә түгел, атналар уза. Шулай ук кирәкле белгечләрнең барысында булу, барысын йөреп чыгу да вакыт таләп итә. Ә биредә бер мәйданчыкта үзеңә кирәкле кешеләрне күрү генә түгел, бәлки әле бик күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге дә ачыла.
«Территория роста» коворкинг-үзәге берьюлы берничә бурычны хәл кылуга ярдәм итә. Беренчедән, бу – административ киртәләрне киметү. Ә икенчедән – кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, хакимият белән бизнес арасына “күпер” салу, ачыктан-ачык диалог булдыру дигән сүз.
Очрашу барышында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренә торак йортларның беренче катында урнашкан бар-кафеларда алкогольле продукцияне ваклап сатуга, шулай ук саклау срогы чыккан ашамлыклар, сыйфатсыз товарлар сатуга кагылышлы һ.б күп кенә сораулар бирелде. Очрашуда яңгыраган сорауларның һәммәсе дә язып алынды. Һәр оешма вәкиле янында волонтер булдырылып, алар сорауны да, аның кем тарафыннан бирелүен дә язып барды. Чөнки шундук хәл итеп булмый торган сораулар да бар бит. Язып-теркәп куелгач, болары да җавапсыз калмаячак, дигән сүз.