2018 елның 9 маенда Бөгелмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Индус кызы Михеева һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кураторы Юрий Иванович Матюшкин катнашында киңәшмә булып узды. Анда шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Ризидә Галләмова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Багауов, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә муниципаль районындагы җирле бүлеге начальнигы Әлмир Дәүләтшин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең этил спиртын җитештерүгә, әйләнештә йөртүгә һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү буенча белгече Айрат Нигъмәтуллин, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, зур сәүдә челтәрләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.
Чарада Мурад Булгаковның ел башыннан бирле Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату турындагы чыгышыннан башланып китте. Әлмир Дәүләтшин 2018 елның гыйнвар-апрелендә (2017 елның шушы ук чоры белән чагыштырып) Бөгелмә муниципаль районы территориясендә хәмердән агулану очраклары турында сөйләде. Айрат Багауов Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган закон бозу очраклары турында мәгълүматлар ирештерде. Миләүшә Михеева 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Бөгелмә муниципаль районы территориясендә хәмер продукциясен ваклап сатуга бәйле вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләренә тукталып үтте. Ә инде Ю.И.Митюшкин йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.