Тәтеш районында “Белый кремль» җитештергән бодай сырасы күргәзмәсе-дегустация булды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Дегустация – ризыкның тәмен татып карау юлы белән сыйфатын бәяләү дигән сүз. Ул, кагыйдә буларак, товарны сатуга этәргеч бирү, базарга яңа товар чыгару чарасы буларак кулланыла.

2018 елның 23 ноябрендә Тәтеш РайПОсының  «Гастроном» кибетендә “Белый кремль” сыра кайнату заводы вәкилләре, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне таныту максатыннан чыгып, “Белый кремль” продукциясенә күргәзмә-дегустация оештырды.

Әйтергә кирәк, “Белый кремль” – 2018 елның августында Чистай шәһәрендә эшли башлаган Россиянең иң кәттә, иң заманча сыра кайнату заводы ул. Завод өчен җиһаз дөньяда иң алдынгы сыра кайнату җиһазларын җитештерүче Германиянең Krones AG тарафыннан эшләнгән. Заводның җитештерү куәте – алга таба киңәйтү мөмкинлеге белән, елына 10 млн декалитр.

Күргәзмә-дегустация кысаларында кулланучыларга түбәндәге эчемлекләр: «Your Choice Whisky» виские; «TUNDRA BITTER» десертлы ликеры; «VIGROSSO» ярымтатлы шәраб эчемлекләре һәм, гомумән, “Белый кремль” сыра кайнату заводы җитештерә торган барлык продукция тәкъдим ителде. Заводның үз ассортименты түбәндәге брендлар белән кулланучылар хозурына чыгарылды: “Белый кремль”,«Старая Казань», CZ (Чехия билгесе),  «Кама», «Жигулевское», «Kaltenberg Royal Lager Unfiltered», «König Ludwig Weissbier», «König Ludwig Dunkel», «Kaltenberg Royal Lager».

Әлеге чараның максаты клиентларны “Белый кремль” производствосының яңа продукциясе белән таныштыру, кулланучыларның республикада җитештерелә торган хәмер продукциясенә карата хәерхаһлыгын арттыру иде. Кулланучылар тәкъдим ителә торган продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында турында тәфсилле мәгълүматлар ишетү мөмкинлегенә иреште.

Сүз уңаеннан, «Татспиртпром» АҖ тарафыннан үткәрелә торган мондый күргәзмә-дегустацияләрнең даимигә әйләнәсен дә билгеләп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International